news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Иртәгә «Безнең җыр» иҗат лабораториясенең финал концертына җырлар сайлау этабы узачак

Чараны «Татар-информ» агентлыгы онлайн күрсәтә.

Иртәгә «Безнең җыр» иҗат лабораториясенең финал концертына җырлар сайлау этабы узачак
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 17 декабрь, «Татар-информ»). Иртәгә, 18 декабрь көнне, 19.00 сәгатьтә Кариев театрында "Безнең җыр" иҗат лабораториясенең финал концертына җырлар сайлау этабы узачак. Бу хакта чараны оештыручылар хәбәр итә.

Җәй айларында язылган 34 җырдан концертка 20 җыр сайлап алынырга тиеш. Җырларны махсус тавыш бирү юлы белән жюри сайлаячак.

Чараны "Татар-информ" агентлыгы онлайн күрсәтә.

"Безнең җыр" лабораториясенең финал концерты ТАССРның 100-еллыгына нисбәтле рәвештә 2020 елга планлаштырыла.

  • 2019 елның май аенда "Калеб" яңа буын җыены яшь башкаручыларны, шагыйрь һәм композиторларны берләштергән "Безнең җыр" лабораториясен башлап җибәргән иде.
  • Лабораториянең җырлар язу өлеше җәй айларында ике этапта үтте. Беренче этапта җирәбә салу юлы белән катнашучылар шагыйрь, композитор, башкаручыдан торган командаларга бүленделәр. Нәтиҗәдә экспертлар хөкеменә 17 җыр тапшырылды. Икенче этапта командалар алышынып, оештыручылар тарафыннан яңа командалар төзелде, кайбер катнашучылар төшеп калды, яңалары өстәлде. Бу этап нәтиҗәсендә тагын 17 җыр язылды.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100