news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Иртәгә Бердәм дәүләт имтиханын тарих һәм физикадан тапшыралар

11 июньдә шулай ук татар теленнән дә Бердәм республика имтиханы уза

(Казан, 10 июнь, “Татар-информ”, Римма Гатина). Иртәгә – 11 июньдә - республика мәктәпләрен тәмамлаучы укучылар Россия тарихыннан һәм физикадан сынау тота. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгыннан алынган мәгълүматларга караганда, Россия тарихыннан – 3 678, физикадан 5823 укучы имтихан тапшырырга теләп заявка биргән.
Иртәгә шулай ук татар теленнән дә Бердәм республика имтиханы уза. Барлыгы 69 укучы сынау тотарга теләп заявка биргән.
Бу уку елында укучылар Бердәм дәүләт имтиханын - 13 гомумбелем бирү предметы, ә Бердәм республика имтиханын 2 предмет (татар теле һәм татар әдәбияты) буенча тапшыралар.
Чираттагы имтиханнар 15 июньдә – җәмгыять белеме, географиядән һәм татар әдәбиятыннан.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100