news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Иртәгә "Байтик" үзәгендә "Әйдаманнар мәктәбе" эшли башлый

"Әйдаманнар мәктәбе" "Сәләт"нең җәйге проектлары һәм форумнары өчен әйдаманнар командасы туплау өчен оештырыла.

(Казан, 27 гыйнвар, “Татар-информ”). 28 гыйнвардан 2 февральгә кадәр «Байтик» сәламәтләндерү үзәгендә (Татарстанның Биектау районы, Крутушка бистәсе) XV Республикакүләм әйдаманнар осталыгының «Әйдаманнар мәктәбе» узачак. Бу хакта «Сәләт» яшьләр фондының рәсми сайты хәбәр итә.

Чара Татарстан Республикасының Фән һәм мәгариф министрлыгы, Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы һәм Татарстан Республикасының иҗтимагый «Сәләт» яшьләр фонды белән берлектә үткәрелә.

«Әйдаманнар мәктәбе» «Сәләт»нең җәйге проектлары һәм форумнары өчен әйдаманнар командасы туплау өчен оештырыла. Мәктәптә 200гә якын кеше катнашачак. Алар арасында үткән еллардагы катнашучылар да, әле күптән түгел генә «Сәләт» йортында яшь әйдаманнар өчен махсус курс үткәннәре дә бар.

Традицион очрашулар, остаханәләр (мастер-класс), дәресләр – барысы да быел яңа формата, дип вәгъдә бирә оештыручылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100