news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Иртәгә – Бөтендөнья матбугат иреге көне

Иртәгә – Бөтендөнья матбугат иреге көне

(Казан, 2 май, “Татар-информ”). 1993 елда Берләшкән Милләтләр Оешмасы Генераль Ассамблеясы 3 майны Бөтендөнья матбугат иреге көне дип игълан итте. Әлеге көннең асылы Халыкара бергәлеккә матбугат иреге һәм үз фикереңне белдерү иреге Кеше хокуклары гомум декларациясендә беркетелгән төп хокуклар икәнлеге турында ел саен искә төшереп торудан гыйбарәт.

Бөтендөнья матбугат иреге көне җәмгыятькә соңгы елда үзләренең хезмәт вазифаларын үтәгәндә һәлак булган гаммәви мәгълүмат чаралары журналистларын хөрмәтләп искә алырга мөмкинлек бирә, дип хәбәр итә бүген Calend.ru.

news_right_1
news_right_2
news_bot