Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Иртәгә – Бөтендөнья кан донорлары көне
Иртәгә – Бөтендөнья кан донорлары көне
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 13 июнь, “Татар-информ”, Гөлнар Гаттарова). 14 июнь – Бөтендөнья кан доноры көне. Бу көн бәяләп бетермәслек зур тормыш кыйммәте бүләк итәргә сәләтле миллионлаган кешеләргә рәхмәт белдерү, куркынычсыз канның тормыш өчен әһәмиятен аңлату һәм даими рәвештә ирекле кан тапшыру буенча донорлар санын арттыру өчен үткәрелә.
“Донорлык” сүзе латин теленнән тәрҗемә иткәндә, авыру кеше файдасына сәламәт кеше-донорның үз каны белән ирекле рәвештә фида кылуы, иганәчелек, бүләк дигәнне аңлата. Билгеле булганча, бүләк ителгән канга операция, кан китү, авыр җәрәһәтләнү, пешү һәм бала табу очракларында ихтыяҗ туа. Донор булу батырлыгына җөрьәт иткән кешенең җаваплы адым ясавын һәм авыру кешедә сәламәтләнүгә өмет уятуын да билгеләп узарга кирәк. Донорның сәламәт тормыш рәвеше алып баруы, дөрес тукланып, витаминнар кабул итүе һәм артык алкоголь кулланудан гына түгел, тәмәке тартудан да баш тартуы мөһим.
Фин тикшеренүчеләре соңгы 9 ел эчендә Финляндиядәге уртача һәм өлкән яшьтәге 2862 ир-атның йөрәк өянәкләре очракларын тикшергән һәм алар донорлар арасында миокард инфарктының бары бер кешедә генә (0,7 процент) үсеш алганына ышандыра, ә кан бирмәүчеләр арасында 12,5 процент күләмендә үсеш күзәтелә. Шулай ук алар донор булган ир-атларның күпкә яшьрәк күренүен һәм сәламәтрәк булуын ассызыклый.
Ел саен кан бирүгә 1,5 млн. россиялеләр мохтаҗ. Кан препаратларына гомер буе ихтыяҗ кичергән кешеләр арасыннан, беренче чиратта, гемофилиядән интегүчеләрне аерып узарга кирәк. Онкология авыруларына һәм хирургия патологиясенә дучар булган кешеләргә дә донорлар ярдәм кулын суза.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз