Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Иртәгә – Бөтендөнья аллергиягә каршы көрәш көне
Бүгенге көндә Татарстанда барлык дәвалау-профилактика учреждениеләрендә “пациент мәктәп”ләре, шул исәптән “Астма мәктәбе”, гамәлдә.
(Казан, 8 июль, “Татар-информ”). 8 нче июль көнне Бөтендөнья аллергиягә каршы көрәш көне билгеләп үтелә. Ул беренче тапкыр 2005 нче елда уздырыла.
Аллергия дип тере организмның билгеле бер матдәләргә мөнәсәбәттә югары сизгерлеген атыйлар. Аллергия лайлалы тышчаларның көчле ялкынсынуы, тәнгә тимгелләр чыгу, гомуми хәлсезлек һәм башка симптомнар рәвешендә күренә.
Статистика буенча, аллергиядән планетада яшәүче һәр бишенче кеше интегә. Бөтендөнья сәламәтлек оешмасы фаразлары буенча, XXI гасыр аллергия дәвере булачак.
Соңгы 30 елда аллергия авырулары, шул исәптән бронхиаль астма, бөтен дөньяда иң киң таралган авыруга әйләнде. Аларның саны өлкәннәр арасында да, балалар арасында да үсеш ала. Бүген Ауропа илләрендә һәр өченче бала аллергиядән җәфа чигә. Бөтендөнья сәламәтлек саклау мәгълүматлары буенча, Ауропада балаларның уртача 10 проценты тын бетү өянәге симптомнарыннан интегә.
Бүгенге көндә Татарстанда барлык дәвалау-профилактика учреждениеләрендә “пациент мәктәп”ләре, шул исәптән “Астма мәктәбе”, гамәлдә. 2012 нче елда 10571 кеше, 2013 нче елда 10951 кеше укыган. Аллергияне профилактикалау мәсьәләләре буенча халыкның хәбәрдарлыгын арттыру өчен, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика медицина профилактикасы үзәге Татарстан шәһәр һәм районнарының барлык дәвалау учреждениеләренә бронхиаль астма, аллергияне профилактикалау буенча плакатлар, буклет, кулланмалар бастырып тарата.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз