news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Иртәгә һава торышы: Татарстан синоптиклары көннәрнең кискен суытуын фаразлый

Кайбер районнарда аязганда температура 8 градуска кадәр төшәчәк.

(Казан, 21 октябрь, «Татар-информ»). Иртәгә һава торышы: Татарстан буенча урыны белән яңгыр һәм юеш кар, көнчыгыштан, төньяк-көнчыгыштан җил булачак, көннәр кискен салкынайтачак дип хәбәр итә республика Гидрометүзәге.

Бүген төнлә республика буенча 0-5 градус салкын, аязганда - 8 градуска кадәр. Көндез 1-6 градуска кадәр җылытачак.

22 октябрьдә Казанда яңгыр яварга мөмкин, көнчыгыштан уртача тизлектә җил. Төнлә иң түбән температура 2 градус салкыннан 0 градуска кадәр, көндез - 3-5.

23 октябрь төнендә Татарстан буенча кар яварга мөмкин, төньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә җил. Төнлә температура 1-6 градус салкын, аязганда - 9 градуска кадәр.

news_right_1
news_right_2
news_bot