news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Иртәгә һава торышы: Татарстан синоптиклары бозлавык турында кисәтә

Көндез республикада һава температурасы 0 дән 5 градуска кадәр салкын булачак.

(Казан, 12 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан синоптиклары фаразлары буенча, иртәгә республикада аязучан болытлы һава, вакыт-вакыт кар явачак. Җил көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан, уртача.

Төбәкнең көнчыгыш өлешендә урыны белән бозлавык сакланырга мөмкин. Юлларда бозлавык булачак, урыны белән бик көчле.

Төнге сәгатьләрдә һава температурасы Татарстан буенча 2 дән 7 градуска кадәр салкын булачак. Көндез җылытып 0дән 5 градуска кадәр салкын фаразлана.

Казанда төнлә 3 тән 7 градуска кадәр салкын, көндез 1 дән 4 градуска кадәр салкын көтелә.

14 ноябрьгә төнлә республикада аязучан болытлы һава торышы күзәтелә, урыны белән бераз кар сибәләячәк. Юлларда бозлавык саклана. Термометр баганасында температура 9 градуска кадәр төшәчәк, аязган вакытта түбән урыннарда 14 градус салкын көтелә, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100