news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Иртәгә һава торышы: республикада буран көтелә

Шулай ук көчле җил һәм бозлавык булырга мөмкин.

(Казан, 24 ноябрь, "Татар-информ"). Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе киләсе тәүлектә һава торышы шартлары начарлануы турында хәбәр итә.

25 ноябрьдә төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә буран чыгарга, көньяк-көнбатыштан исүче җилнең секундына 15-20 метрга кадәр көчәергә мөмкин, дип кисәтә синоптиклар.

24 ноябрьдән 25 ноябрьгә төнлә республикада 4 -9 градус, ә көндез 0 – 4 градус булыр дип фаразлана. Казанда төнлә -4 – 6 градус салкын, көндезге сәгатьләрдә температура 0-2 градуска кадәр күтәреләчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot