news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Иртәгә һава торышы: 17 градуска кадәр салкынайта

Татарстан буенча юлларда бозлавык саклана.

(Казан, 21 ноябрь, «Татар-информ», Оксана Романова). Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитны күзәтү идарәсе 21 ноябрьдән 22 сенә каршы төндә җил көчәю һәм 17 градуска кадәр салкынайту турында кисәтә. Бу хакта метеохезмәтнең рәсми сайтында хәбәр ителгән.

22 ноябрь көнне Татарстанда аязучан болытлы һава, явым-төшемнәр көтелми. Көньяк-көнбатыштан исүче җил секундына 6-11, урыны белән 14 метрга кадәр көчәергә мөмкин. Шул ук вакытта 8дән 13, ә республиканың көнчыгышында 17 градуска кадәр суыта. Көндез 5-10 градуска кадәр салкын. Юлларда бозлавык саклана.

Казанда да явым-төшемнәр көтелми, җил көньяк-көнбатыштан талгын. Төнлә 9-11, көндез 5-7 градус салкын булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100