Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Иртәгә Арчада Хәсән Туфанның язмышына багышланган спектакль күрсәтелә
Оештыручылар билетларны «Пушкин картасы» буенча алып булуын ассызыклый.
(Казан, 21 март, «Татар-информ»). Иртәгә «Созвездие-Йолдызлык» арт-резиденциясенең «Ерактагы йолдыз яктысы» спектакле Арчада күрсәтеләчәк.
«Спектакль Арча мәдәният йортында 22 мартта 11.00 сәгатьтә башлана. Район халкы өчен бу көтелгән спектакль», дип хәбәр итә «Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең матбугат үзәге.
Спектакль Арча районының өлкән класс укучыларына һәм Тукай исемендәге Педагогика көллияте студентларына күрсәтеләчәк.
Оештыручылар билетларны «Пушкин картасы» буенча алып булуын ассызыклый.
Спектакль күренекле татар шагыйре Хәсән Туфанның тормышы һәм иҗатына багышланган.
«Ерактагы йолдыз яктысы» спектакленең премьерасы «Созвездие-Йолдызлык» арт-резиденциясе сәхнәсендә Хәсән Туфанның туган көннедә — 9 декабрьдә күрсәтелгән иде. режиссеры — Рәшит Заһидуллин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз