news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Иртәгә Арча районының Ташкичү авылында Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге музей ачыла

Чарада Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары Татьяна Ларионова чакырулы.

(Казан, 7 декабрь, “Татар-информ”). 8 декабрьдә 10:00 сәгатьтә “Тарихи хәтер” партия проектын тормышка ашыру кысаларында Арча районының Ташкичү авылындагы гомумбелем мәктәбе базасында Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге музей ачылу тантанасы була.

Шиһабетдин Мәрҗани үзенең барлык иҗади көчен халкының милли үзаңын уятуга багышлаган кеше.

Ташкичу авылы тарихчы галим исеме белән бәйле. Биредәге мәдрәсәдә Казанның данлыклы Мәрҗани мәчете имамы, фәлсәфәче һәм тарихчы Шиһабетдин Мәрҗани башлангыч белем алган.

Чарада Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары Татьяна Ларионова чакырулы.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot