news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Иртәгә Арча иҗатчыларына Гариф Ахунов премиясен язучының кызы тапшырачак

Премия быел унынчы тапкыр тапшырыла.

Иртәгә Арча иҗатчыларына Гариф Ахунов премиясен язучының кызы тапшырачак
архив/Рамиль Гали

(Казан, 20 ноябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Иртәгә Арча Балалар сәнгать мәктәбендә районның яшь иҗатчыларына Гариф Ахунов исемендәге премия бирү тантанасы була. Бу хакта язучының кызы Наилә Ахунова хәбәр итә.

“Мин Арча музеена гаилә архивында сакланган фоторәсемнәрне һәм Габдулла Тукайның 90 еллыгына чыгарылган истәлек медален бүләк итәргә җыенам. Арча үзәк китапханәсенә яңа китапларымны алып кайтам. Анда әти-әниемә һәм гаиләбезгә багышланган истәлекләр дә бар. Бәйрәм тантанасыннан соң әти-әни каберенә барып, чәчәкләр салачакбыз”, - диде Наилә Ахунова.

Тантанага Татарстан язучылар берлеге рәисе Данил Салихов, “Казан утлары” журналы баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин, язучылар Вакыйф Нуриев, Рифат Җамал кайта.

Премия быел унынчы тапкыр тапшырыла.

  • Гариф Ахунов Арча районының Өчиле авылында 1925 елда туган. 1974-84 елларда Татарстан Язучылар берлеген җитәкләгән. Тукай премиясе лауреаты, халык язучысы. Кызы Наилә Ахунова - шагыйрә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100