news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Иртәгә Алабугада язгы каникуллар башлана

Һәр белем бирү учреждениесе каникул вакытына үзенең эш планын төзеде

(Алабуга, 23 март, “Татар-информ”, Гөлшат Солтанова). 24 мартта Алабуга муниципаль районы мәктәпләрендә язгы каникуллар башлана. Һәр белем бирү учреждениесе каникул вакытына үзенең эш планын төзеде.
Бер атна дәвамында мәктәп укучылары “Иллюзион” һәм “Бруклин” кинотеатрларында фильмнар карый, шәһәр музейларына экскурсиягә бара ала. Аларны шулай ук экологик конкурслар һәм фестивальләр, психологик тренинглар көтә. Моннан тыш, укучылар каникул көннәрендә “Бейсик” компьютер клубы эшендә, Бөтенроссия балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгында, рәсем, шигырь конкурсларында, йөзү, пионербол, баскетбол, волейбол, мини-футбол ярышларында катнашачак, тимераякта шуачак.


news_right_1
news_right_2
news_bot