news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Иртәгә «Ак Барс» үз кырындагы уеннар сериясен башлый

Беренче уенда «Ак Барс» «Татнефть-Арена» бозында Чиләбенең «Трактор» командасы белән очрашачак.

(Казан, 12 октябрь, «Татар-информ»). «Ак Барс» хоккей клубы иртәгә, 13 октябрьдә, үз кырындагы уеннар сериясен ача. Беренче матч «Татнефть-Арена»да Чиләбенең «Трактор» командасы белән була. Матч 19.00 сәгатьтә башлана. Бу турыда клубның матбугат хезмәте хәбәр итте.

Быелгы сезонда «Ак Барс» континенталь хоккей лигасы 15 очрашу үткәрде, шуларның унысында «Ак Барс» җиңде. Хәзерге вакытта клубның 22 баллы бар. Команда континенталь хоккей лигасының көнчыгыш конференциясендә турнир таблицасында өченче урында тора.

14 октябрьдә «Ак Барс» Хабаровскиның «Амур» командасы белән, 16 октябрьдә Казахстанның «Барыс» командасы белән очраша, диелә әлеге хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot