news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Иртәгә “Ак Барс” иң принципиаль матчларның берсен уздыра
Казан командасын “ут күршеләр” – Уфада “Салават Юлаев” кабул итә
Скопировать ссылку
(Казан, 25 сентябрь, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). “Ак Барс” ның үз бозыннан читтәге уеннар сериясе дәвам итә. Аның чираттагысы иң принципиаль очрашуларның берсе булачак. Иртәгә казанлыларны “ут күршеләр” – Уфада “Салават Юлаев” кабул итә. Уен Мәскәү вакыты белән 15 сәгатьтә башлана. Очрашуны турыдан-туры эфирда “Спорт” һәм БСТ каналлары аша күзәтеп булачак.
Бу сезонда Башкортстан командасын хоккей буенча ил җыелма командасы остазлары Вячеслав Быков белән Игорь Захаркинның җитәкләве, өстәвенә, озак еллар Казан клубы лидеры булган Сергей Зиновьевның “Салават Юлаев” составын тулыландыруы әлеге очрашуның интригасын тагын да арттыра. Командаларның ил чемпионаты барышында 132 тапкыр очрашуы мәгълүм. Казанлылар 55 уенда җиңеп, 57 уенда җиңелү ачысын татыган. 20 очрашу уртак нәтиҗәгә тәмамланган. Узган сезонда командалар регуляр чемпионат барышында ике тапкыр очрашып, берәр тапкыр җиңү яулаган иде.
Бу сезонда чит мәйдандагы серия әлегә “Ак Барс”ны канәгатьләндерә алмый. “Авангард” һәм “Барыс” белән уздырган ике уенда ул авырлык белән 2 очко җыя алды.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2