Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Иртәгә аерым районнарда томан булачак
Җилнең тизлеге секундына 17 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казань, 13 ноябрь, “Татар-информ”). 14 ноябрьдә Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы күзәтелә. Төнлә күпчелек районнарда, көндез урыны белән яңгыр, җепшек кар булачак, дип җиткерә Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге белгечләре.
Аерым районнарда томан төшәчәк. Җил төньяк-көнбатыштан, уртача тизлектә. Көньяк-көнчыгышка таба үзгәрүчән җилнең тизлеге секундына 17 метрга кадәр җитәргә дә мөмкин. Минималь һава торышы температурасы төнлә -1..+3, көндез максималь температура 0..+5 градус булачак. Төнлә юлларда урыны белән бозлавык булуы да ихтимал.
Казанда төнлә аязучан болытлы һава торышы саклана. Кыска вакытлы яңгыр һәм җепшек кар явуы көтелә. Һава температурасы төнлә – -1..+2, көндез +2..+4 градус булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз