news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Иртәгә – 26 ноябрьдә - Гарәфә көне

Бу көн хаҗ кылучылар тарафыннан Мәккә янындагы Гарәфә тавына бару һәм тау итәгендә намаз уку көне

(Казан, 25 ноябрь, “Татар-информ”, Римма Гатина). Иртәгә – 26 ноябрьдә - Гарәфә көне. Бу көн хаҗ кылучылар тарафыннан Мәккә янындагы Гарәфә тавына бару һәм тау итәгендә намаз уку көне.

Гарәфә көне – мөбарәк көндер. Әу көнне хаҗ гамәлләре кылына. Билгеле булганча, быел “Идел-хаҗ” хаҗилар мәркәзе аша 4 меңгә якын мөселман изге җирләргә хаҗ кылырга китте. Бөтен дөньядан җыелган берничә йөз мең Гарәфә көнен дога һәм гыйбадәттә уздыра.

Гарәфә – Тану көне – Ибраһим галәйһиссәлләмнең нәзере хәтеренә килеп, төшен аңлаган көндер. Тарихтан билгеле булганча, аның озак еллар баласы булмый. Ибраһим г.с.: “Әгәр углым булса, мин аны Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен корбан итәр идем “, - дип нәзер әйткән була. Ибраһим галәйһиссәлләм малаен бугазларга җыенганда, Җәбраил фәрештә килеп, корбан итеп чалдырмаган. Аллаһы Тәгаләнең әмере белән, углы урынына бер куй китереп, шуны корбан итеп кылырга кушкан. Шуннан соң Ибраһим г.с., углын азат итеп, аның урынына шул куйны корбан итеп чалган. Быел Корбан гаете көне 27 ноябрьгә туры килә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100