news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Иртәгә 16 градус җылы булачак

Бүген төнлә һәм сишәмбе көндез урыны белән бераз яңгыр явачак.

(Казан, 29 июль, «Татар-информ»). Иртәгә, 30 июльдә, Казанда аязучан болытлы һава торышы көтелә. Һава температурасы төнлә +8...+10 градус, көндез +14...+16 градус җылы булачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Бүген төнлә һәм сишәмбе көндез урыны белән бераз яңгыр явачак. Җил көньяк-көнбатыштан секундына 15-17 метрга кадәр җитәчәк. Һава температурасы төнлә +8...+10 градус, көндез - +14...+16 градус җылы булачак.

Тулаем республика буенча шулай ук аязучан болытлы һава торышы көтелә. Төнлә урыны белән һәм күпчелек районнарда көндез бераз яңгыр явачак. Көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан талгын җил, урыны белән, көчәйгәндә тизлеге секундына 17 метрга кадәр җитәчәк. Төнлә һава температурасы +5...+10 градуска кадәр, көндез +12...+17 градуска кадәр җитәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100