Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Иртә башланган җенси тормыш инвалид балалар тууга китерә - министрлык
“Элек бу - гөнаһ дип санала иде, хәзер, ни кызганыч, аны яшәү рәвеше буларак кабул итәләр”, - ди сәламәтлек саклау министры урынбасары.
(Казан, 10 июль, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Татарстанның сәламәтлек саклау министры урынбасары Сергей Осипов инвалид балалар тууның бер сәбәбе - иртә башланган җенси тормыш, диде. Бу хакта ул бүген Диния Нәзарәте һәм “Зәкәт” хәйрия фонды үткәргән “Үзенчәлекле балалар һәм аларның гаиләләренә комплекслы ярдәм: проблемалар һәм чишү юллары” темасына узган түгәрәк өстәл форматындагы конференциядә әйтте.
“80-90нчы елларда килеп кергән сексуаль революция инвалид балалар тууга үзеннән сизелерлек өлеш кертте. Җенси тормышны бик яшьтән башлаган яшүсмерләр, төрле инфекцияләр алып, йә авыру балалар тапты, йә бөтенләй бала алып кайта алмаска әйләнде. Әлеге тенденция хәзер дә яшәп килә. Бу - ата-аналарның гына түгел, җәмгыятьтәге һәр кешенең бурычы: без балаларга иртә башланган җенси тормышның тискәре якларын аңлатырга, әйтергә тиешбез. Элек бу гөнаһ дип санала иде, хәзер аны гөнаһка да санамыйлар, яшәү рәвеше буларак кабул итәләр. Минемчә, әлеге норма аңлы рәвештә Советлар Союзын һәм Россия дәүләтен таркату өчен кертелгән. Без борчылмасак, без кисәтмәсәк, бу беркемгә дә кирәкми”, - диде Осипов.
- Татарстанда 2017 елга 14 мең 288 инвалид-бала теркәлгән. Бу – уртача бер авыл хуҗалыгы районы дигән сүз.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз