news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ирнис Рәхимуллин «Татар халкы алдындагы зур казанышлары өчен» медале белән бүләкләнде

«55 ел дәвамында Ирнис Рәхимуллин Татар халык хорын татар дөньясында тирән эз калдырырлык дәрәҗәгә күтәрә алды», - диде Данис Шакиров.

Ирнис Рәхимуллин «Татар халкы алдындагы зур казанышлары өчен» медале белән бүләкләнде
Салават Камалетдинов

Бөтендөнья татар конгрессының башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Казан федераль университетының Татар халык хорының сәнгать җитәкчесе Ирнис Рәхимуллинга «Татар халкы алдындагы зур казанышлары өчен» медален тапшырды.

Ирнис Рәхимуллинга «Татар халкы алдындагы зур казанышлары өчен» медален Данис Шакиров барлык татар халкы һәм шушы хорда җырлаучы хорчылар исеменнән Татар халык хорының 55 еллык юбилей концертында тапшырды. Бүләк Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев имзалаган боерык нигезендә бирелде. «Бу Бөтендөнья татар конгрессының иң зур дәүләт бүләге», - диде ул.

«Казан университетының Татар халык хоры - үзе бер дөнья. Күз алдына китерегез, 55 ел дәвамында бернинди авырлыкларга карамастан, Ирнис абый хорны татар дөньясында тирән эз калдырырлык дәрәҗәгә күтәрә алды. Хор бүгенге көндә дә зәвыклы, затлы коллектив булып санала. Биредә кемдер укыган елларына, кемдер яшьлеген искә ала», - диде ул.

Шулай ук Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратының Мәдәният һәм телләр үсеше идарәсе җитәкчесе урынбасары Азат Арсланов та котлау сүзләрен җиткерде. «Татарстанда халкыбыз, милләттәшләребез яшәгән төбәкләрдә, чит илләрдә Татарстанны, татар җырын, татар моңын танытасыз», - диде ул.

«Бу Сезнең өчен генә түгел, барыбыз өчен дә зур бәйрәм. Сез хорда катнашучыларга тормышка юл ачтыгыз, сәнгатьне аңларга, татар җырының төп мәгънәсенә төшенергә өйрәттегез. Сезнең эшне күрәләр, аны бәялиләр», - диде ул һәм татар халкының традицияләрен республикада пропагандалау өчен рәхмәт хатын, Мәдәният министрлыгының «Мәдәнияттәге казанышлары өчен» дигән күкрәк билгесен тапшырды.

КФУның Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе деканы Рамил Мирзаһитов фикеренчә, хорның әлегә кадәр булуы Ирнис Рәхимуллинның таланты, тырышлыгы һәм фидакяр хезмәтеннән тора. «Бу хор югалмасын, киләчәк буынга, студентларга һәрвакыт тәрбия биреп торсын иде. Моңны, җырны, сәнгатьне саклауда әлеге хорның әһәмияте чиксез зур», - диде ул һәм институт директоры Рәдиф Җамалетдинов исеменнән рәхмәт хатын тапшырды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100