news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ирнис Рәхимуллин Студентларның берләштерелгән татар хорын булдырырга тәкъдим итте

«Барлык университетлардан татар студентлары безгә йөрсен иде», - диде хорның сәнгать җитәкчесе.

Ирнис Рәхимуллин Студентларның берләштерелгән татар хорын булдырырга тәкъдим итте
Салават Камалетдинов

Казан федераль университетының Татар халык хоры җитәкчесе, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Ирнис Рәхимуллин Студентларның берләштерелгән татар хорын булдырырга кирәк дип саный.

«Хорның киләчәге турында күптән уйландым. Университетыбыз ректорына мөрәҗәгать итәсем килә. КФУның ректоры Татарстанның югары уку йортларының Ректорлар советы рәисе булып санала. КФУ ректоры рәислегендә һәм минем җитәкчелектә студентларның берләштерелгән татар хорын булдыру теләге бар. Барлык университетлардан татар студентлары безгә йөрсен иде», - диде ул «Интертат»ка биргән әңгәмәсендә.

Татар халык хорының беренче солисты, Россия һәм Татарстанның халык артисты Зилә Сөнгатуллина хорга булачак язучылар, филология һәм педагогика факультетында укучылар йөргәнен искә алды. «Ирнис профессор Диләрә Тумашева белән дә бик якын аралаша иде. Ул сәнгатьне бик яратты, студентларны җыярга булышты», - диде ул.

«Хәзерге заманда яшьләргә тәрбия кирәк. Әнә карагыз, инде ничә буынны без югалттык! Татарлар телне, моңны югалта, оныта бара, халык көйләрен, Рөстәм Яхинның кем икәнен белми… барлык студентлар да хорда музыкаль тәрбия алырга тиеш. Хорны туплап, кадерләп тоталар иде. Татар халык хоры – студентларның бердәнбер татарча җырлый торган хоры», - диде Зилә Сөнгатуллина.

  • Татар халык хоры – 1967 елда Казан дәүләт университетында Ирнис Рәхимуллин тарафыннан оештырыла. Хор составында студентлар, аспирантлар, университет хезмәткәрләре, укытучылар һәм Казанның башка югары уку йортларын тәмамлаучылар бар.
  • Хор эшчәнлегенең төп бурычы – яшь студентларга татар моңы нигезендә музыкаль-эстетик тәрбия бирү, җырлаучыларны, тамашачыларны дөнья һәм милли хор музыкасының иң яхшы үрнәкләренә җәлеп итү, аларны Татарстан Республикасы композиторлары һәм дөнья халыклары җырларында үсендерү.
  • 1967 елдан башлап Татар халык хоры Татарстанның күп кенә шәһәр-авылларында концертлар куя. Концерт программасы белән алар Алма-Ата, Вильнюс, Рига, Хельсинки, Әстерхан, Уфа, Чаллы, Алабуга, Санкт-Петербург, Самара һәм Йошкар-Ола шәһәрләрендә була. 1976 елда хорга «халык» исеме бирелә.
  • Хорда җырлаган танылган шәхесләр: Россия һәм Татарстанның халык артисты Зилә Сөнгатуллина, Татарстанның атказанган артисты Руслан Дәминов, Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин, ТРның Санкт-Петербургтагы һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиле Ренат Вәлиуллин, драматург Равил Сабыр, «Китап» радиосы мөхәррире Алмаз Миргаязов, фән докторлары: Мөнир Нигъмәтуллов, Фәрит Бәширов, Хәлил Сәлимов, Әлфия Йосыпова; журналистлар: Исмәгыйль Шәрәфиев, Җәүдәт Дәрзаман, Флюра Низамова, Риман Гыйлемханов, Илгизәр Хәйруллин, Данил Гыйниятов, Илдар Кыямов, Илшат Әюпов, Әлфия Сафина, Марсель Әхмәдуллин һ.б.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100