news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Җирле үзидарә турында закон проектына төзәтмәләр Дәүләт Думасына юллана

Закон проекты, шәһәр һәм авыл җирлекләрен бетереп, җирле үзидарәләрдә бер баскычлы идарә системасына күчүне күздә тота.

(Казан, 10 февраль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Бүген алтынчы чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының 29 нчы утырышында җирле үзидарә турында федераль закон проектына төзәтмәләр каралды, 13 төзәтмә Дәүләт Думасына юллана.

Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин шушы мәсьәлә буенча чыгыш ясады. Ул былтыр 25 декабрьдә закон проекты хупланып, эшче төркем булдырылганын искәртте. «Ачык хакимият системасында җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары турында» закон проектына төзәтмәләр әзерләнгәндә, депутатлар берничә төбәккә чыгып, бер баскычлы җирле үзидарә тәҗрибәсен дә өйрәнеп кайтканнарын әйтте.

Альберт Хәбибуллин сүзләренчә, депутатлар муниципаль берәмлек башлыкларын сайлауның Татарстанда гамәлдә булган моделен саклап калырга тели. Татарстанда шәһәр мэрлары һәм район башлыклары депутатлар саныннан җирле совет тарафыннан сайлана, шул ук вакытта мандат та саклана.

Федераль закон проекты буенча, сайланган очракта, муниципаль берәмлек башлыгы я совет рәисе була, я җирле администрацияне җитәкли. Муниципалитет башлыгы булып сайланган депутатның вәкаләтләре гамәлдән чыгарыла.

«Закон проекты буенча, депутатлар арасыннан сайланган муниципалитет башлыгы, депутатлар корпусы белән җитәкчелек итүен дәвам итсә дә, депутат статусын югалта. Татарстан парламентарийлары тәкъдим иткән төзәтмәдә, муниципалитет башлыгыннан депутат вәкаләтләре, җирле хакимият, ягъни башкарма комитет белән җитәкчелек итсә генә алынсын, дип тәкъдим ителә», — дип сөйләде Альберт Хәбибуллин.

Закон проектында күчеш чоры 2028 елның 1 гыйнварына кадәр дип билгеләнгән. Бу чорда район һәм җирлек органнары депутатлары һәм башлыкларны сайлау үткәрелми.

Закон проекты, шәһәр һәм авыл җирлекләрен бетереп, җирле үзидарәләрдә бер баскычлы идарә системасына күчүне күздә тота. Җирле администрациянең территориаль органнарын булдыру тәкъдим ителә. Татарстан депутатлары керткән төзәтмәләрдә территориаль органнарны булдыру өчен критерийларны РФ субъектлары законнары белән билгеләү кирәклеге әйтелә.

Закон кабул ителгәч, Татарстанның җирле үзидарә турында законына да үзгәрешләр кертеләчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100