news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Җирле үзидарә органнарының халык мөрәҗәгатьләре белән эшен прокуратура тикшерәчәк

Татарстан Президенты дәүләт һәм җирле үзидарә органнарына гражданнар мөрәҗәгатьләрен игътибарсыз калдырмаска киңәш итте.

Җирле үзидарә органнарының халык мөрәҗәгатьләре белән эшен прокуратура тикшерәчәк
Рамиль Гали

(Казан, 21 декабрь, “Татар-информ”, Лилия Гаделшина). Татарстан Президенты җирле үзидарә органнарына халык мөрәҗәгатьләре белән җитди эшләргә кушты. Бу хакта ул бүген Казанда, “Корстон” комплексында узган ТР Муниципаль берәмлекләр советының XII съездында әйтте.

Республикада 956 муниципаль берәмлек исәпләнә.

“Гражданнарның һәр мөрәҗәгате үз вакытында каралырга һәм хәл ителергә тиеш. Югыйсә, прокуратура вәкилләре тарафыннан кисәтүләр ишетелде. Һәркемгә билгеле: дәүләт органнары һәм җирле үзидарә органнары өчен халыкны кабул итү буенча бердәм көн бар, ул сишәмбе көнне 14.00-16.00 сәгатьләрдә үткәрелә. Халык мөрәҗәгатьләре белән эшләү буенча вәзгыятьне прокуратура тикшереп торачак һәм һәр квартал саен хисап бирәчәк дип килешенде”, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Мәгълүм булганча, күптән түгел Законнар һәм хокук куллану практикасы мониторингы буенча ТР Дәүләт Советы комиссиясе утырышында гражданнарның мөрәҗәгате турындагы законны үтәү мәсьәләләре каралган иде. Беренче тапкыр анда дәүләт органнары һәм муниципаль берәмлекләрнең гражданнар мөрәҗәгате белән эшләүгә җаваплы вәкилләре дә катнашты.

Татарстан прокуратурасы агымдагы елның тугыз ае эчендә гражданнар мөрәҗәгате турындагы законны бозуның 312 очрагы (узган ел – 353) ачыклануы, 114 вазифаи зат җаваплылыкка тартылуы хакында хәбәр иткән иде. Һәр органда бу законны бозу очраклары бар, иң күпчелектә – гражданнарның мөрәҗәгатен бик озак вакыт караганнар яки бөтенләй җавапсыз калдырганнар.

autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100