news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Җирле үзидарә органнарына мәгариф өлкәсендә вәкаләтләр бирү законына үзгәреш кертелә
Бу закон проекты ТР Министрлар Кабинеты карамагындагы Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге тарафыннан эшләнгән
Скопировать ссылку
(Казан, 3 декабрь, “Татар-информ”, Римма Гатина). Бүген ТР Дәүләт Советы сессиясендә катнашучы депутатлар “Татарстан Республикасында муниципаль берәмлекләрнең җирле үзидарә органнарына мәгариф өлкәсендә Татарстан Республикасының аерым дәүләт вәкаләтләрен бирү турында” ТР Законына үзгәрешләр кертү хакында” ТР закон проектын беренче укылышта кабул итте. Әлеге закон проектының үзенчәлекләре турында ТР Икътисад министрының беренче урынбасары Алевтина Кудрявцева аңлатып үтте.
Бу закон проекты ТР Министрлар Кабинеты карамагындагы Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге тарафыннан, “Россия Федерациясе субъектлары дәүләт хакимиятенең закон чыгару (вәкиллекле) һәм башкарма органнарын оештыруның гомуми принциплары турында” Федераль законның 263 статьясын һәм “Мәгариф турында” РФ Законының 29 статьясын гамәлгә ашыру кысаларында эшләнгән.
Татарстан Республикасы закон проекты белән, җирле үзидарә органнары тарафыннан сәламәтлек мөмкинлекләре чикле булган укучылар, тәрбияләнүчеләр өчен махсус мәгариф учреждениеләрендә, озак вакыт дәвалануга мохтаҗ булган балалар өчен шифаханә тибындагы савыктыручы мәгариф учреждениеләрендә, психологик-педагогик һәм медик-социаль ярдәмгә мохтаҗ балалар өчен мәгариф учреждениеләрендә, күрсәтелгән учреждениеләр норматив финанслауга күчерү сәбәпле, төп гомуми белем бирү программалары буенча һәркем өчен мөмкин булган һәм түләүсез мәктәпкәчә, башлангыч гомуми, төп гомуми, урта (тулы) гомуми белем бирүне оештыру буенча вәкаләтләрне гамәлгә ашыру өчен кирәк булган акча күләмен исәпләп чыгару тәртибен үзгәртү күздә тотыла.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2