Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Җирле үзидарәләрнең эшчәнлеге нәтиҗәлелеген бәяләүгә үзгәрешләр кертелде
Бу үзгәрешләр җирлектәге чыгарылыш сыйныфларының БДИ имтиханын тапшыру күрсәткечләренә кагыла.
(Казан, 13 ноябрь, “Татар-информ”) Россиядә җирле үзидарә системасы эшчәнлегенең нәтиҗәлелегенә бәя бирү алымнарына үзгәрешләр кертелде, дип хәбәр итә Татарстанның Муниципаль берәмлекләр советы матбугат хезмәте.
2017 елның 1 гыйнварыннан шәһәр округларының һәм муниципаль районнарның җирле үзидарә эшчәнлеге нәтиҗәлелегенә бәя биргәндә мәктәпләрдә Бердәм дәүләт имтиханын тапшырган чыгарылыш сыйныф укучыларының рус теле һәм математикадан БДИ бирү күрсәткечләре исәпкә алынмаячак.
Бу үзгәреш Россия Президентының “Россия Федерациясе Президентының 2008 елның 28 апрелендәге 607 нче Указы нигезендә шәһәр округларының һәм муниципаль районнарның җирле үзидарә эшчәнлеге нәтиҗәлелегенә бәя бирү күрсәткечләренең 7 нче пункты үз көчен югалтуын тану турында”гы Указы (2016 елның 4 ноябрендә кабул ителгән) нигезендә кертелә.
Хәзерге вакытта Россия Федерациясе Хөкүмәтенә үз актларын Президент Указы белән яраклыштыру йөкләнгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз