news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Җирле үзидарәләрдә — милләт өмете

Җирле үзидарәләрдә — милләт өмете

(Казан, 17 декабрь, «Татар-информ», Фоат Уразаев). Иртәгә башкалабызның «Казан» милли-мәдәни үзәгендә «Социаль институт буларак, җирле үзидарә» дигән темага «түгәрәк өстәл» үткәрелә. ТР Ачык сәясәт мәктәбенең мәгариф һәм белем бирү эшчәнлеге кысаларында уздырылачак бу чарада Мәскәүдән килгән белгечләр, ТР Дәүләт Советы депутатлары һәм Татарстан хөкүмәте вәкилләре, галимнәр һәм сәясәтчеләр, җәмәгать эшлеклеләре, шулай ук гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләре һ.б. катнашыр дип көтелә.

Россиядә җирле үзидарәне чираттагы тапкыр реформалау барган бүгенге көндә «түгәрәк өстәл» утырышына чыгарылган әлеге тема бигрәк тә актуаль яңгырый. Муниципаль берәмлекләрнең чикләрен һәм статусын билгеләүгә кагылышлы закон проектлары күптән түгел ТР Дәүләт Советы утырышында да каралды.

Әлбәттә, әлеге проблеманың сәяси-хокукый һәм финанс-икътисад өлкәсендәге чишелешләре зур әһәмияткә ия. Ләкин җирле үзидарәләрнең күп кенә милли мәсьәләләрне тиешенчә хәл итүдә дә әһәмияте әйтеп бетергесез. Җөмләдән, Көнбатыш илләрендә милли азчылыкларның проблемалары нәкъ менә муниципаль дәрәҗәдә хәл ителә дә инде.

Тик Россия төбәкләрендә сибелеп яшәүче милләттәшләребез тарафыннан җирле үзидарәне реформалауга, ягъни бүгенге көндә милләтнең өмете булырдай әлеге мөһим мәсьәләне тиешенчә хәл итүгә ни өчендер игътибар җитеп бетми. Юкса, муниципаль берәмлекләрнең чикләрен һәм статусын билгеләүдәге активлык татар халкына күп кенә милли ихтыяҗларны законга таянып һәм җирле бюджет хисабына хәл итү мөмкинлеге бирер иде. Ул чакта милли гореф-гадәтләрне торгызу, урыннарда татар мәктәпләре ачу, татар телендә газета-журналлар чыгару һәм телерадиотапшырулар оештыру кебек бүгенге көндә чишелмәгән күп кенә проблемаларны хәл итү дә реаль яссылыкка күчәчәк. Хәтта төрле дәрәҗәдәге депутатлыкка ышанычлы шәхесләрне үткәрү һәм татар теленә җирле үзидарә теле статусы бирү кебек четрекле мәсьәләләрне дә бергәләшеп хәл итеп булыр иде.

Кыскасы, җирле үзидарәне милли үзидарә рәвешендә формалаштыру татар халкы кебек Россия төбәкләрендә сибелеп яшәүче милләтләргә алар өчен әлегә тискәре саналган ошбу чынбарлыкны, милләтне яңа баскычка күтәрүче кулай фактор итеп үзгәртү мөмкинлеге бирә. Шуңа күрә бу мөмкинлекләрдән тиешенчә файдалану — бүгенге көндә милләт алдында торган иң мөһим проблемаларның берсе.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100