news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Җирле халыклар Евровидениесе" җиңүчесе: Элвин Грейныкы кебек юнәлешне өнәмим

Татар эстрадасында ниндидер яңа агым барлыкка килүе бик шәп, – ди "Җирле халыклар Евровидениесе" фестивалендә өченче урын алган Павел Александров.

(Казан, 22 апрель, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татар эстрадасында төрле юнәлешләрдә экспериментчы булуы яхшы. Норвегиядә Liet International “Җирле халыклар Евровидениесе” фестивалендә өченче урынны яулаган Баулы егете Павел Александров “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә шулай дип белдерде.

Павел – милләте белән удмурт. Ул Баулы районы Николашкино удмурт авылында туып үскән. Бүген Казан дәүләт консерваториясенең 3 нче курсында белем ала.

“Татар музыкасын тыңлыйм, Татарстанда үскәнгә күрә, татар музыкаль фольклоры миңа яхшы таныш. Хәзер күпләр заманча татар эстрадасында популяр Радик Юльякшин – Элвин Грейга мөкиббән. Миңа аның тембры, аның җырны тәкъдим итү рәвеше ошый, әмма мин андый юнәлешне өнәмим. Хәер, мондый музыка була алуын инкарь итмим, татар эстрадасында ниндидер яңа агым барлыкка килүе бик шәп.

Шулай ук “Татарка – Алтын” җыры ошады. Аның бик күп туристларда кызыксыну уятканын беләм. Үзем татар телен яхшы аңлаганга, аның акценты бик көчле кебек тоелды. Әмма, минемчә, татар телен белмәгән кызның татарча җырлавы искиткеч. Аннары мин аның Татарстан белән бәйленеше бармы икән, дип тамырларын эзли башладым. Кыскасы, татар музыкасында бөтенләй башка дәрәҗәдәге юнәлеш булуына шаккаттым. Эстрада бертөрле генә булырга тиеш дип санамыйм, башка экспериментчылар булуы бик шәп”, – ди Павел Александров.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100