Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Җирләрнең бәясен арттыру белән бәйле махинацияләр аркасында, казнага 700 миллион сум акча кермәгән
ТР Президенты барлык “мошенниклар”ны ачыкларга һәм җәмәгатьчелеккә күрсәтергә вәгъдә бирде
(Казан, 2 февраль, «Татар-информ», Эмма Ситдыйкова). Җирләрнең бәясен арттыру белән бәйле махинацияләр аркасында, казнага, җирләргә салым буларак, 700 миллион сум акча кермәгән, дип белдерде бүген ТР Хөкүмәт Йортындагы киңәшмәдә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов.
“Кичә Илдар Халиков белән җиргә салым буенча хәлне карадык һәм без җирнең бәясен арттыру буенча 600дән артык дәгъваның 300ендә җиңелгәнлекне ачыкладык. Моннан ТР Җир һәм милек мөнәсәбәтлрәе министрлыгы һәм ТР Юстиция министрлыгы эшен җиренә җиткереп эшләми, дигән нәтиҗә ясала. Юридик хезмәтләр эшләми”, - дип саный республика башлыгы.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклавынча, һәрбер җиңелгән дәгъва буенча тикшерү уздырылачак, чөнки кайбер очракларда кыйммәтләндерү нәтиҗәсендә җиргә бәя 4-5 тапкырга арзаная.
“Без раслый торган базаны җыячакбыз һәм прокуратурага мөрәҗәгать итәчәкбез. Мошенниклык фактлары ачыклангач, бу кешеләр телевидение аша күрсәтеләчәк. Беркемгә дә күз йоммыйбыз. Дәүләттән урлайның нәтиҗәсе яхшы тәмамланмый. Болай да инде безнең банкротлык аша күп активларны урладылар”, - дип катгый белдерде ул.
Рөстәм Миңнеханов Президент булып эшләгәндә, муниципалитетларның ихтыяҗларын яклаячагына, моңа акчалар һәм көчнең җитәрлек икәнлегенә ышандырды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз