Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Ирләр колагына хәдисләр — «Шәһри Казан»
Бу дөньяда алып була торган нәрсәләрдән иң яхшысы — изге-игелекле хатын, дигән Пәйгамбәребез.
(Казан, 10 декабрь, «Татар-информ», «Шәһри Казан», Ришат Курамшин). Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү гәләйһи үә сәлләм әйтте:
— Бу дөньяда алып була торган нәрсәләрдән иң яхшысы — изге-игелекле хатын.
— Сездән (ирләрдән) иң яхшылары шул, кем үзенең хатынына һәм кызларына яхшырак мөнәсәбәттә.
— Ир — хатынына, ә ул иренә мәхәббәт белән караган чакта Аллаһы Тәгалә аларга Үзенең рәхмәте белән карый.
— Хатын-кызларның иң яхшылары — Аллаһка ышанып мәрхәмәтле булганнары һәм күп бала табучылары. Хатын-кызларның иң начарлары — тәкәбберләр һәм ярым-шәрә йөрүчеләр.
— Хатын-кызларның тупаслыгын (кабынып начар сүзләр әйтүләрен) дәшмәү белән җиңегез.
— Ир кеше хатынын ачуланганда, тегесе «ярар, ярар» дип торса — өйдә тынычлык булыр. Хатын «тузынганда» ир дәшмичә калса — өйдә тынычлык булыр (бу — тыныч яшәүнең кагыйдәсе).
— Иманлы ир иманлы хатынына нәфрәт белән карарга тиеш түгел. Әгәр аңа хатынының бер сыйфаты ошамаса, ул аның холкының икенче сыйфаты белән канәгать булып торырга тиеш.
— Хатын-кыз кәкре кабыргадан яратылган. Әгәр аны «турайтырга» тырышсаң — сындырачаксың. Әгәр (күнеп) аңа тимәсәң, аның кәкрелегенә карамастан, ләззәтләнә алачаксың.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз