news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Иркутскиның Татар-башкорт мәдәни үзәге 2017 елны Татар теле елы дип игълан итте

40 мең татар кешесе гомер кичергән Иркутск өлкәсендә татар телен саклау мәсьәләсен күтәрәләр.

(Казан, 26 гыйнвар, “Татар-информ”). Иркутск өлкәсенең Татар-башкорт мәдәни үзәге 2017 елны Татар теле елы дип игълан итте, дип хәбәр итә Иркутскиның “Өлкә газетасы”. 1991 елда төзелгән һәм шушы көннәрдә генә 25 еллыгын зурлап билгеләп үткән мәдәни үзәкнең җитәкчесе Рамис Солтанов сүзләренчә, бүген ана телен саклау мәсьәләсе аеруча кискен тора.

40 мең татар яшәгән өлкә буенча үзәкнең 14 филиалы эшләп килә. Ел саен өлкәдә “Ангара таңнары” татар фестиваль-бәйгесе, Сабан туйлары, Каз өмәләре, Татар һәм башкорт мәдәнияте көннәре үткәрү гадәткә кергән. Милли кул эшләре традициясен дәвам итү өчен үзәктә остаханәләр, күргәзмәләр оештырыла. Хәзерге вакытта өлкәдә татар һәм башкортларның 18 фольклор коллективы эшли, алар арасында Иркутскиның “Бүләк”, Ангараның “Чишмә” ансамбльләрен телгә алырга мөмкин. Күптән түгел үзәктә балаларның “Балачак” ансамбле дә пәйда булган.

Татар-башкорт мәдәнияте үзәге ачылган елларда ук Иркутскидагы мәктәпләрнең берсендә татар телен укыту сыйныфы, ә Иркутскиның дәүләт университетында татар теле буенча белгечләр әзерләү өчен төркем оештырыла. Әмма хәзерге вакытта татар теле факультатив дәрес буларак ике авылда гына укытыла – Чуна районының Кулиш татар авылында һәм Аларь районының Маниловск авылында.

Рамис Солтанов сүзләренчә, халыкның мәдәниятен үстерү дигәндә, милли традицияләр, җыр-биюләр саклау гына җитми, телне дә онытырга ярамый. Шул максаттан, Татар-башкорт мәдәни үзәге 2017 елны татар теле елы дип игълан иткән. Үзәктә татар телен өйрәтү курсларын көчәйтергә ниятлиләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100