Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Иркутскидан Питерга велосипедта сәяхәт итүче Алабугада тукталды
Иркутск велосәяхәтчесе Даниил Толстиков Петербургка ялгызы гына 1 майда чыгып китә, ләкин Алабугага компаниядә барып җитә — аның тугры юлдашы Колбаса кушаматлы эт. Барысы да гади сыйлаудан башланып, зур юл дуслыгына әверелгән. Хәзер алар Россия буйлап Экологик яшәү рәвешен популярлаштырып йөри. Бу хакта «Алабуга нуры» яза.
Кичә ул Алабугада тукталды — аның сүзләренчә, биредә «үткән һәм киләчәк күрше подъездларда яши һәм кайвакыт эскәмиядә очраша.
«Бер яктан — элеккеге йортлар. Икенче яктан — яңа корылмалар», — дип язды ул Телеграм-каналында.
Аның максаты — экологик яшәү рәвешен популярлаштыру: ул бер тапкыр кулланыла торган савыт-сабадан баш тарткан, хәтта аулак урыннарда да чүп-чарны сортларга аера һәм үзенең сәяхәте турында блог алып бара.
«Алабуга шәһәрлеге — бер үк вакытта борынгы һәйкәл һәм 10 таныш булмаган кешенең фотоларына эләгүнең иң яхшы ысулы. Тукталырга кирәк идеме? Әйе, дип уйлыйм, — дип йомгаклады ул.
Хәзер Даниил һәм Колбасаны — төньяк башкалага юл көтә һәм тагын бик күп маҗаралар, диелгән хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз