Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Иркутскида юл һәлакәтеннән соң биш полиция хезмәткәре хастаханәдә дәвалана
Алар арасында эзәрлекләнүче машина йөртүчесе дә бар.
(Казан, 29 июль, “Татар-информ”). Полиция хезмәткәрләренең берсен медицина тикшеренүе узганнан соң амбулатор дәвалануга җибәргәннәр, хастаханәдә дәвалануга биш кеше калган. Бу хакта "РИА Новости"га якшәмбе көнне иртән Иркутский өлкәсе сәламәтлек саклау вәкиле хәбәр иткән.
Якшәмбегә каршы төндә берничә юл-патруль хезмәте экипажы Иркутский юлларында кагыйдә бозучыны эзәрлекләгән. Аның автомобилен инде туктатканда полиция хезмәткәрләре төркеменә Ford автомобиле килеп кергән. Нәтиҗәдә, ун кеше зыян күргән, шуларның тугызы полиция хезмәткәре. Алты зыян күрүчене хастаханәгә, дүртесен амбулатор дәвалануга озатканнар.
Җентекле медицина тикшеренүе узганнан соң бишесен амбулатор дәвалануга җибәргәннәр, хастаханәдә дәвалануга биш кеше калган. Алар арасында эзәрлекләнүче машина йөртүчесе дә бар.
Ачыкланганча, кешеләрне таптаткан машина йөртүчесе исерек хәлдә булган. Аны тоткарлаганнар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз