Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Иркутскида укучы чүкеч һәм пычак белән сыйныфташларына һөҗүм иткән, зыян күрүчеләр бар
Иркутск өлкәсендәге Балаганск шәһәрендә укучы сыйныфташларына чүкеч һәм пычак белән һөҗүм иткән. Ким дигәндә өч укучы җәрәхәтләнгән. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.
Агентлык мәгълүматлары буенча, вакыйга Балаганскида мәктәптә тәнәфес вакытында булган. Укучылар физкультура дәресенә әзерләнгән. Чишенү бүлмәсендә укучыларның берсе пычак һәм чүкеч белән сыйныфташларына ташлана. Хәзерге вакытта өч зыян күрүче турында билгеле.
Имин интернет лигасы директоры, Россия Иҗтимагый палатасы әгъзасы Екатерина Мизулина телеграм-каналында хәбәр иткәнчә, якынча мәгълүматлар буенча, яшүсмер һөҗүм итү турында инструкцияне социаль челтәрдә билгесез кешедән алган. Тоткарлау вакытында ул янәсе ниндидер дан теләве, шуңа күрә җинаятькә батырчылык итүе турында белдергән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз