news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Иркутскида су басудан зыян күрүчеләргә ярдәмне почта аша бушлай җибәреп була

Аларга кием-салым һәм аяк киеме; сөлгеләр, мендәрләр, юрганнар; тиз бозылмый торган туклану продуктлары; кесә телефоннары һ.б. тапшыру мөмкин.

(Казан, 8 июль, "Татар-информ"). Иркутск өлкәсендә су басудан зыян күргән кешеләр өчен гуманитар ярдәм салынган посылкаларны Татарстанның теләсә кайсы почта бүлегеннән бушлай җибәрергә мөмкин. Посылка савыты һәм төргәк өчен генә түләргә кирәк. Бу турыда Татарстан Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Элек файдаланылмаган, яңа әйберләрне почта бүлекчәләрендә кабул итәләр. Болар - шәхси гигиена чаралары (шампунь, теш пастасы, теш щеткалары, сабын һәм башкалар); юу һәм дезинфекцияләү чаралары; урын-җир; кием-салым һәм аяк киеме; сөлгеләр, мендәрләр, юрганнар; тиз бозылмый торган туклану продуктлары; кесә телефоннары.

Посылкага "Гуманитар ярдәм" дип язып, беркетергә кирәк. Адрес: Россия Кызыл Хачының Иркутск бүлеге, 664005, Иркутск өлкәсе, Иркутск шәһәре, 2 нче Тимер Юл урамы, 9А.

Посылка тапшырганнан соң бирелгән чек номеры буенча сайтта яки "Россия Почтасы" мобиль кушымтасы аша ярдәмнең кая барып җиткәнен күзәтеп була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100