news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Иркутскида бозлы яңгыр сәүдә үзәге түшәмен җимергән

Шаһитлар әлеге урыннан видеоязмаларны социаль челтәрләрдә куйган.

(Казан, 2 июль, «Татар-информ»). Иркутскиның «Сильвермолл» сәүдә үзәгендә бозлы яңгыр түшәмне җимергән, дип хәбәр итә «Российская газета».

Гадәттән тыш хәл бүген булган. Шәһәрдә көчле яңгыр, боз ява башлаган. Нәтиҗәдә, сәүдә-күңел ачу үзәгенең түшәме моңа түзмичә, җимерелеп төшкән.

Социаль челтәрләрдә әлеге урыннан видеоязмалар урнаштырганнар. Гадәттән тыш хәл нәтиҗәсендә беркем дә зыян күрмәгән.  

news_right_1
news_right_2
news_bot