news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Иркутскида 180 кеше «Ангара таңнары» татар сәнгате фестиваль-бәйгесендә катнашты

Иркутскида «Ангара таңнары» татар сәнгате фестиваль-конкурсы, шулай ук балалар арасында «Алтын кәләпүш» бәйгесе узды.

Аны Иркутск өлкәсенең татар-башкорт мәдәни үзәге оештырды. Чара төбәк хөкүмәте һәм Иркутск хакимияте ярдәме белән узды. Бу хакта «НИА-Байкал» мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.

Йомгаклау концертында иҗат коллективлары, шулай ук өч яшь категориясендәге (10 яшькә кадәрге, 10 яшьтән 18 яшькә кадәрге, 18 яшьтән һәм өлкәнрәкләр) башкаручылар катнашты.

«Унынчы ел рәттән «Ангара таңнары» Иркутск өлкәсенең төрле почмакларында яшәүче талантлы башкаручыларны җыя. Приангарьеның 15 районында сайлап алу турлары узды, аларда берничә йөз кеше катнашты. 47 коллектив, 180 катнашучы финалга чыкты.

Новосибирскида «Себер йолдызлары» төбәк конкурсында чыгыш ясау өчен 16 номер сайлап алынган», - дип сөйләде Иркутск өлкәсенең татар-башкорт мәдәни үзәге җитәкчесе Рәмис Солтанов.

Иркутск мэриясе матбугат хезмәте мәгълүматы буенча, финалистларны дүрт номинациядә (вокал - соло, ансамбль (халык, эстрада башкаруы); нәфис сүз - проза, шигърият; хореография - соло, ансамбльләр (халык, эстрада биюе); уен кораллары белән чыгыш) билгеләделәр.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100