Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Иркутск янындагы авылда берәү, коры үлән ягам дип, 59 йортны яндырган
Бубновка авылы кешесе үз бакча кишәрлегендә чүп-чар, коры ботаклар һәм үлән яндырмакчы була.
(Казан, 29 апрель, "Татар-информ"). Иркутск өлкәсендә Бубновка авылы кешесе үз участогындагы чүп-чарны яндырып җибәрә, әмма көчле җил сәбәпле, утны контрольдә тота алмый. Ялкын телләре башта чүп яндыручының йортына үрли, соңрак шуннан бөтен авылга тарала.
Иркутск өлкәсенең гадәттән тыш хәлләр буенча Идарәсе хәбәр итүенчә, Бубновка авылындагы янгынны тизлеге секундына 25 метр булган көчле җил катлауландыра. Лена елгасында боз киткәнгә, бу авылга тиешле техниканы китереп, янгынны туктата алмыйлар.
Бистәдә яшәүче 450 кеше тулысынча эвакуацияләнә, беркем дә зыян күрмәгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз