news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Иркутск өлкәсендәге «Тальцы» музеенда татар мәчетен яңарталар

Иркутск өлкәсенең Тальцы бистәсендә архитектура-этнография музее территориясендә яңа экспозиция мәйданчыкларының төзелеше тәмамлана. Ул Столыпин аграр реформасы вакытында Себергә күчеп килүчеләр темасына багышланган. Музейда Иркутск губерниясенең барлык конфессияләре - Троицк чиркәве, костел һәм мәчет тәкъдим ителәчәк. Хәзер мәчет бинасындагы эшләрне төгәлләп киләләр.

Биредә яшәүче халык 19-20 гасырлар азагында Жигалов районының Түбән Бистәсе авылында татар мәчетенең протибын төзегән. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте «Вести-Иркутск»ка сылтама белән хәбәр итә.

«Дини корылма ачык һавадагы музейның фәнни хезмәткәрләрен күптән кызыксындырган. Алар берничә тапкыр татар авылына килгән, мәчетне фотога төшергән һәм сызымнар өчен үлчәмнәр алган. 1990 елда халык мәчетнең иске бинасын сүткән. Хәзер «Тальцы» бистәсендә аның төгәл күчермәсен төзеп бетерәләр», - дип хәбәр ителә «Вести-Иркутск»иның видеосюжетында.

20 гасыр башында Иркутск губерниясендә якынча тугыз мең татар яшәгән. Бу үзләре теләп күченүчеләр, шулай ук сәяси мотивлар буенча Себергә җибәрелгән кешеләр һәм Столыпин аграр реформасы буенча күченүчеләр булган. Бүгенге көндә үзенчәлекле мәчетне Идел буеннан килгән мөселман татарлар төзи.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100