news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Иркутск өлкәсенең Чуна бистәсе мөселман җәмгыяте авыл халкы өчен бәйрәм оештырган

Иркутск өлкәсенең Чуна районы Чуна бистәсе оешуның 77 еллыгы хөрмәтенә бәйрәм оештырганнар. Аны «Чуна бистәсе мөселман җәмгыяте» дини оешмасы рәисе Нуртын Низамов җитәкчелегендә мөселман-активистлар әзерләгән. Бу хакта Россия Федерациясе мөселманнарының Дини җыены үзәкләштерелгән дини оешмасы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Нуртын хәзрәт авыл халкын өлкә мөфтие Фәрит хәзрәт Мингалиев исеменнән котлаган. Үзенең мөрәҗәгатендә ул барысына да уңышлар, тынычлык һәм татулык теләгән.

Хәбәрдә әйтелгәнчә, биредә мөселманнар күп яши. Алар бистәнең иҗтимагый тормышында актив катнаша: хәйрия акцияләре үткәрелә, яшьләрне рухи-әхлакый тәрбияләү, милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләрне гармонияләштерү нисбәтеннән зур эш башкарыла. Мәчет үз көчләре белән кыска вакыт аралыгында төзелгән. Ислам нигезләре буенча якшәмбе курслары ачылган. Татар теле һәм ата-бабаларның милли традицияләре торгызыла.

Бәйрәм ахырында мөселман җәмгыяте әгъзалары өлкән яшьтәгеләр, күп балалы гаиләләр һәм махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбиләрнең гаилә әгъзалары өчен сый оештырдылар, диелгән хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100