Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Иркутск өлкәсендә Сабантуйны дәүләт бәйрәме белән бергә уздырганнар
Иркутск өлкәсе Чуна районында милли бәйрәмне Россия көне белән берләштерүдән бик канәгать калганнар. Бу хакта Россия Федерациясе мөселманнары Диния идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Чуна округы мөселманнары дини оешмасы рәисе Финдия Дәүләтхуҗина Себердә яшәүче халыклар кәгазьдә түгел, ә чын тормышта тату һәм бердәм булып яшибез дип, быелгы Сабантуй үзенчәлекләре белән уртаклашты. Мәхәллә рәисе үзе һәм имам Сәлахетдин Сәгъдиев халыкны Сабантуй бәйрәме белән төп сәхнәдән котлаганнар. Һәр елдагыча, мәхәлләнең актив хатын-кызлары үзләре әзерләгән милли камыр ризыкларыбызны пешереп алып килеп, бәйрәм мәйданында сату оештырган. Сатудан кергән акчадан 50 000 сумны мөселман оешмасы быел махсус хәрби операция зонасына ярдәм фондына тапшырган.
Ә бәйрәмгә килгән һәркемне казанда пешерелгән шурпа белән сыйлаганнар. Табигатьтә оештырылган бәйрәмдә кулинария фестивале халыкны бигрәк тә җәлеп иткән. Бу мәйданчыкта районның мәдәният йортлары, ветераннар оешмалары, хезмәт коллективлары командаларга бүленеп, Россия халыкларының милли ризыкларын тәкъдим итүдә ярышкан.
Иң яхшы ризык әзерләүчене Чуна муниципаль округы мэры Николай Хрычов рәислегендәге жюри билгеләгән. Жюрида хәтта азык-төлек технологлары да булган. Өлкәнең Братск шәһәре татарларының милли-мәдәни мөхтәрияте рәисе Сәвдия Гайнетдинова фестивальнең җиңүчесе дип табылган. Бәйрәмнең һәр кунагына фестиваль ризыкларыннан авыз итәргә рөхсәт ителгән һәм осталар рецептлары белән дә бүлешкән.
Сабантуйга хас булганча, бәйрәм мәйданында балалар һәм өлкәннәр өчен көрәш, милли уеннар һәм спорт мәйданчыклары булдырылган. Кунаклар аркан тартышкан, көянтә белән су ташуда ярышкан, бүрәнә өстендә капчыклар белән көч сынашкан һәм башка уеннарда катнашкан. Халык ансамбльләре, вокаль төркемнәр, җырчылар үзләре нинди милләттән булуына карамастан, тамашачылар өчен сәхнәдән ике телдә – русча һәм татарча җырлаган. Чуна районы халкы һәм кунаклары дәүләт бәйрәме белән татар сабан туен бергә бәйрәм итүдән бик канәгать калган, хәзер алар халыклар дуслыгы Себердән башлануына шикләнми, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз