news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Иркутск өлкәсе мөфтие кыргызларның милли бәйрәмендә катнашты

Иркутск өлкәсе мөфтие Фәрит Мингалиев кыргыз милли җәмгыяте чакыруы буенча борынгы «Улак» милли уенын ачу тантанасында катнашты. Ул Хомутово авылында узды. Бу хакта Россия мөселманнары Дини җыены Үзәкләштерелгән дини оешмасының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ярышның максаты - көндәштән ит түшкәсен тартып алып, аны беренче булып китерү. Милли традицияләр буенча ярышлар атларда узды, диелә хәбәрдә.

Җиңүчеләргә кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Мөфти чараны оештыручыларга - кыргыз диаспорасына рәхмәт белдерде һәм җәмгыятьтә тынычлык һәм татулык булсынга, кыргыз халкы үсеше һәм иминлеге өчен дога кылды.

news_right_1
news_right_2
news_bot