Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Иркутск мөселманнары иске зиратта өмә уздырды
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Иркутск мөселманнары шәһәрнең иске татар зиратында өмә уздырды. Бу хакта Россия мөселманнары Дини җыены сайтында хәбәр ителә.
Өмәне «Байкал мөфтияте» мөселман оешмасы һәм мигрантларның хокукый яклау һәм социаль-мәдәни адаптациясе үзәге оештырган. Өмәдә Иркутск Җәмигъ мәчетенә йөрүчеләр, мигрантлар, Иркутск мәчете каршында Ислам нигезләре буенча якшәмбе курсларына йөрүчеләр катнашкан. Ахырда Иркутск өлкәсе мөфтие Фәрит хәзрәт Мингалиев килгән һәр кешегә рәхмәт әйтеп, әрвахлар рухына дога кылган.
- Иске мөселман зираты Иркутск шәһәренең Цимлянская урамында урнашкан. Аңа ХХ гасыр башында нигез салынган, хәзер зират гамәлдә түгел. Соңгы кеше 1961 елда җирләнгән. Бу зиратта мөселманнар, шул исәптән дин әһелләре, мәчет хезмәткәрләре, фронтовиклар, Бөек Ватан сугышы һәм тыл ветераннары җирләнгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз