news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Иркутск өлкәсендә зур юл-транспорт һәлакәте булган

Һәлакәт нәтиҗәсендә тернәкләндерү үзәгенә эшкә баручы 11 кеше зыян күргән

(Казан, 23 ноябрь, «Татар-информ»). Иркутск өлкәсендә эре юл-транспорт һәлакәте булган, дип яза “Российская газета”. Әлеге һәлакәт нәтиҗәсендә 11 кеше зыян күргән.

23 ноябрьдә иртән Байкал трактының 16нчы чакрымында “Мерседес” йөртүче башта йөк машинасына, аннары тернәкләндерү үзәге хезмәткәрләре утырган “Форд” микроавтобусына һәм “Ауди” машинасына бәрелгән. “Мерседес” белән хатын-кыз идарә иткән. Бәрелешү нәтиҗәсендә микроавтобус әйләнеп капланган. Микроавтобуста 24 кеше булган.

Һәлакәт нәтиҗәсендә “Форд” ның 11 пассажиры зыян күргән, шулай ук “Мерседес” йөртүчесен дә хастаханәгә алып киткәннәр.
 

 

news_right_1
news_right_2
news_bot