news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Иркутск өлкәсендә торак йортта газ шартлаган – корбаннар бар

Коткаручылар бинадан 100 кешене чыгарган, аларның 15е йортның газ шартлаган подъездында яшәгән.

Иркутск өлкәсендә торак йортта газ шартлаган – корбаннар бар
Ильнар Тухбатов

(Казан, 3 декабрь, "Татар-информ"). Якшәмбе көнне Иркутск өлкәсенең Усть-Кут шәһәрендә күпфатирлы йортта газ шартлаган. Беренчел мәгълүматлар буенча, фаҗига аркасында бер кеше үлгән, 5се зыян күргән. Бу хакта ТАСС агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының төбәк буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иткәннәр.

“Беренче каттагы фатирда җирле вакыт белән 11.50 сәгатьтә (6.50 сәгать – Мәскәү вакыты) газ шартлаган, бер кеше үлгән. Йорттан 100 кеше чыгарылган, аларның 15е газ шартлаган подъезда яшәгән”, диелгән коткару хезмәте хәбәрендә.

Шартлау аркасында беренче һәм икенче кат арасындагы корылма җимерелгән, тәрәзә пыялалары коелган. Икенче каттагы ир-ат һәлак булган, газ шартлаган фатирдагы тагын бер ир-ат хастаханәгә озатылган.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Иркутск өлкәсе идарәсе мәгълүматлары буенча, йорт газга тоташтырылмаган. Беренче катта ремонт эшләре барган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100