news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Иркутск өлкәсендә су басулар нәтиҗәсендә 14 кеше үлгән, 13е хәбәрсез югалган

191 кешене хастаханәгә озатканнар.

(Казан, 2 июль, «Татар-информ»). Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре Иркутск өлкәсендә су баскан зонада 14 кешенең мәетен тапкан. Тагын 13 кеше хәбәрсез югалган дип санала, алар арасында бер бала да бар. Бу хакта «Интерфакс» агентлыгы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының өлкә идарәсе матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә.

Моңа кадәр чыганак 16 кешенең һәлак булуы һәм 9ы хәбәрсез югалуы хакында белдергән иде.

Дүрт кеше – Түбән Уда районында, тугызы – Тулун, берсе Тайшет районында һәлак булган. Аларның алтысы - суга батып, берсе өшеп үлгән.

Су баскан зонада 1258 кеше (шуларның 87се – балалар) медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать иткән, дип хәбәр иттеләр Иркутск өлкә медицина катастрофалары үзәгеннән. 191 кешене хастаханәгә озатканнар.

25 июньнән алып төбәктә барлыгы 96 торак пунктны (алардагы 10 097 торак йортта 32 798 кеше яши) һәм 6 847 бакча яны участогын су баскан. Дүшәмбе иртәсенә Тулун, Тайшет һәм Чуна районнарындагы 42 торак пункт су эчендә утырган.

Иркутск өлкәсендә табигать бәла-казасын төбәкнең көнбатыш районнарында 24-27 июньдә туктаусыз яуган яңгырлар китереп чыгарган. Метеорологлар су басулар кабатланмас дип өметләнә.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100