news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Иркутск өлкәсендә су басу вакытында һәлак булучылар саны артты

24 кеше үлгән, 9 кеше хәбәрсез югалган.

(Казан, 9 июль, “Татар-информ”). Иркутск өлкәсендә һәлакәт зонасында тагын бер кеше мәете табылды. Шулай итеп һәлак булучылар саны 24кә җитте. Бу хакта Катастрофалар медицинасы штабындагы чыганакка сылтама белән "Интерфакс" хәбәр итә.

Кичә 23 кешенең һәлак булуын хәбәр иткәннәр иде.

“Бүген һәлак булучылар  саны 24кә җитте. Тугыз кеше хәбәрсез югалган булып санала”, - диелә хәбәрдә.

Төбәкнең Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәте әлеге мәгълүматны раслаган.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматлары буенча, Иркутск өлкәсендә су басудан барлыгы 107 торак пункт, 34 меңнән артык кеше яшәгән 10,8 мең торак йорт зыян күргән. Табигать бәла-казасы өлкәнең җиде районына кагылган. Иң зур зыян Тулун һәм Нижнеудинск шәһәрләрендә булган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100