news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Иркутск өлкәсендә Ми-8 вертолеты һәлакәтендә өч кеше үлгән

“Ангара” авиакомпаниясе вертолеты геолог-разведка эшләренә киткән һәм югалган.

(Казан, 3 сентябрь, “Татар-информ”). Иркутск өлкәсендә Ми-8 вертолеты һәлакәткә очрап, өч кеше үлгән. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Узган якшәмбедә “Ангара” авиакомпаниясе вертолеты Усть-Кутадан геолог-разведка эшләренә киткән. Экипаж әгъзалары билгеләнгән вакытта элемтәгә чыкмаган. Озакламый очкыч җимерелгән килеш табылган.

Хәзерге вакытта фаҗига урыныннан һәлак булучыларның җәсәдләрен транспортировкалау мәсьәләләсе хәл ителә. Ведомствоара комиссиясе белгечләре һәлакәт сәбәпләрен ачыклау белән шөгыльләнә.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot