news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Иркутск өлкәсендәге Ия елгасында су ун метр чамасы биеклеккә күтәрелгән

Өлкәдә су басулар нәтиҗәсендә 25 кеше һәлак булды, җидесе хәбәрсез югалды.

(Казан, 30 июль, «Татар-информ»). Иркутск өлкәсенең Тулун шәһәрендә Ия елгасының биеклеге тагын 60 сантиметрга күтәрелеп, су күтәрелеше ун метрга диярлек җиткән. Бу хакта РИА Новости агентлыгы шәһәр хакимияте сайтына сылтама белән хәбәр итә.

Моңа кадәр елгада суның биеклеге критик билгене (җиде метр) узып китүе хакында хәбәр ителгән иде инде. «Ия елгасында суның биеклеге 30 июльдә 10.00 сәгатьтә (Мәскәү вакыты белән 5.00 сәгатьтә) 990 сантиметр (+25) тәшкил итте», - диелә хәбәрдә.

Тулунда шторм кисәтүе игълан ителгән. Шәһәр хакимияте сайтында хәбәр ителгәнчә, якындагы ике тәүлектә суның биеклеге 1150 сантиметрга кадәр күтәрелүе һәм елга тугаендагы торак пунктларны су басуы фаразлана.

  • Июнь ахырында Иркутск өлкәсендә 107 торак пункт, 11 меңгә якын торак йорт, 49 юл участогын су басты, 22 күпер җимерелде, 39 меңгә якын кеше зыян күрде. 25 кеше һәлак булды, җидесе хәбәрсез югалды. Табигать бәла-казасы Нижнеудинск һәм Тулун шәһәрләренә аеруча зур зыян салды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100