news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Иркутск өлкәсендә бер сабый алкогольдән агуланып үлгән

Әлеге төбәкнең Тикшерү комитеты, балага 4 ай булган, дип хәбәр итә.

(Казан, 22 апрель, “Татар-информ”). Иркутск өлкәсендә бер сабый алкогольдән агуланып үлә. Шуңа бәйле рәвештә сабыйның 26 яшьлек анасына карата “Саксызлык аркасында үлемгә китерү” маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Тикшерүчеләр аңлатканча, хатын-кыз су тутырылган шешәгә алкоголь куша. Шуны балага эчертеп, аны тынычландырырга тели. Нәтиҗәдә 4 айлык сабый вафат була.

Ачыкланганча, Иркутскта яшәүче 26 яшьлек хатынның тагын ике кечкенә бала анасы. Элегрәк шуларга карата аны анадык хокукыннан мәхрүм иткән булганнар инде.

Фаҗиганең төгәл сәбәпләре ачыклана, дип яза “Российская газета”.

news_right_1
news_right_2
news_bot